news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия фармйөрешендә катнашучылар белән очрашты

Бөтенроссия фармацевтика автойөреше 27 майдан 3 июньгә кадәр өч этапта үткәрелә.

Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия фармйөрешендә катнашучылар белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм максатлар. Өстенлекле үсеш мәсьәләләре» Бөтенроссия фармацевтика автойөреше кысаларында фармацевтика компанияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шунысын да искәртик: «Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм максатлар. Өстенлекле үсеш мәсьәләләре» Бөтенроссия фармацевтика автойөреше 27 майдан 3 июньгә кадәр өч этапта үткәрелә. Ул илебезнең Казан, Калуга, Түбән Новгород, Ярославль, Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү һәм Владимир өлкәләрендә уза.

Әлеге акциянең максаты – фармацевтика тармагының бөтен чылбырын (җитештерүчеләр, дистрибьюторлар, даруханә сегментыннан алып табиблар бергәлеге һәм пациент оешмаларына кадәр) үстерү һәм ярдәм күрсәтү. 2019 елгы фармйөрешнең төп шигаре мондый - «Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм максатлар. Өстенлекле үсеш мәсьәләләре».

Бүген Татарстан Президенты әлеге акциядә канашучылар белән очрашуда Бөтенроссия фармацевтика автойөрешенең старт мәйданчыгы итеп Казанның сайлануы өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot