Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья толерантлык саммитын ачу тантанасында катнашты
Татарстан делегациясе II Бөтендөнья толерантлык саммиты мәйданчыгында оештырылган күргәзмә белән танышты.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда II Бөтендөнья толерантлык саммитын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан делегациясе составында шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Мәдәният министрлыгы башлыгы Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Дубайда Татарстан Республикасы Сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хәйретдинов бар.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең толерантлык министры шәех Нахайян Бән Мөбәрәк Әл Нахайян форум кунакларын сәламләде һәм әлеге чараның кешелек үсеше максатларында диалог өчен глобаль платформа булачагына ышаныч белдерде.
«Бу форум - күп еллар дәвамында Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә алып барыла торган зур эшнең турыдан-туры дәвамы. Без илебездә толерантлык принципларының ни кадәр дәрәҗәдә таралуы белән горурланабыз, - диде шәех. - Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүчеләр экстремизм һәм раса сегрегациясе булу мөмкинлегеннән курыкмыйча үз киләчәген төзи, балалар үстерә».
Тантаналы ачылыштан соң мәртәбәле кунаклар форум мәйданчыгында оештырылган күргәзмә белән танышты. Алар Татарстан Республикасы стендын карадылар. Анда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, халыклар дуслыгы йортлары эшчәнлеге, дини объектларны һәм һәйкәлләрне торгызу тәҗрибәсе турында мәгълүмат бирелде.
- Форум Дубайда 13-14 ноябрьдә уза һәм төрле дәүләтләр, дини учреждениеләр, уку йортлары, мәдәни ассоциацияләр, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар һәм фикер лидерларын берләштерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз