news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья ислам лигасы Генераль сәркатибе белән очрашты

Татарстан Президенты 2014 елдан «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья ислам лигасы Генераль сәркатибе белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Бөтендөнья ислам лигасы Генераль сәркатибе Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Исаны кабул итте. Очрашуда Россиянең ислам илләре белән хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов дөньяда гомумкешелек һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуда уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерде. Очрашу ахырында Бөтендөнья ислам лигасы һәм Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Бөтендөнья ислам лигасы Генераль сәркатибе Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса җитәкчелегендәге Согуд Гарәбстаны Корольлеге делегациясе 4 апрельдә Казанга эш сәфәре белән килде. Делегация әгъзалары Казан федераль университетында һәм Россия ислам университетында булыр, Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән танышыр, анда Мөхәммәд Бин Абдул-Кәрим Әл-Иса әлеге вуз студентлары алдында лекция укыр дип көтелә.

2017 елда ачылган Болгар ислам академиясе югары квалификацияле белгечләр әзерләүне максат итеп куя. Академия оештыру идеясен Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Академияне гамәлгә куючылар арасында илнең иң зур үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100