news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый ислам форумында чыгыш ясады

Мөселман илләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту – Россиянең тышкы сәясәтендә алдынгы урында тора.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиядә Кучунг шәһәрендә үткәрелә торган 13 нче Бөтендөнья икътисадый форумы эшендә катнашты. Форумның пленар утырышын Бөтендөнья икътисадый форум фонды рәисе Муса Хитам ачты. Катнашучыларны шулай ук Саравак провинциясе баш министры Абдул Рахман Джохари Опенг һәм Малайзия Премьер-министры Наджиб Абдул Разак та сәламләде, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.

Пленар утырыш барышында Марокко Премьер-министры Саад Әл Османи, Ислам үсеш банкы вице-президенты Мөхәммәд Нури Джуини, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар чыгыш ясады.

Чыгышы башында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән форумда катнашучыларга сәламләү сүзләрен җиткерде. “Нәкъ Малайзиядә 2003 елда Россия Президенты Владимир Путинның илебезнең күзәтүче буларак Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керергә ниятләве турында белдерүе мина аеруча шатлыклы. Россия Президенты ул чакта Россиядә яшәүче 20 млн мөселманның үзләрен мөселман дөньясы өлеше итеп сизәргә тулы хаклары бар дип белдергән иде”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

“Россия Президенты йөкләвенчә мин “Россия - Ислам дөньясы” стратегик караш төркемен җитәкләдем, – дип дәвам итте Татарстан Президенты үз чыгышын. – Төркемдә 32 илдән 50 эксперт катнаша. Аларның төп бурычы – Россиянең ислам дөньясы белән мәдәни-цивилизацион нигезедә якынлашуы процессына ярдәм итү”.

Рөстәм Миңнеханов Төркемнең чираттагы утырышы Согуд Гарәбстанында 2018 елда узачагы турында да хәбәр итте. Анда глобаль сәяси һәм икътисадый кризис мәсьәләләре, ИГИЛ (РФ территориясендә тыелган) һәм башка террорчылык оешмалар ягыннан иминлеккә янаулар турында сүз барачак.

“Террорчылыкны берәмләп кенә җиңеп булмый. Мөселман һәм мөселман булмаган дәүләтләр катнашында киң террорчылыкка каршы фронт булдыру кирәк. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин шуңа чакыра да, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов –Аңлашыла, мөселман илләренең террорчылыкка каршы торуда катнашу дәрәҗәсе, ә иң әһәмиятлесе мөселман илләре бердәмлеге җитәрлек дип атап булмый. Мөселманнарга электән килүче низаг һәм бәхәсләрен читкә куеп, бу бәла-казага бергә каршы торырга кирәк. Көчле һәм мәгърифәтле ислам беркем иминлегенә янамый”.
Татарстан Президенты чыгышында мөселман илләре арасындагы икътисадый багланышларга да игътибар итте.

Татарстан Президенты сүзләренчә, мөселман илләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту – Россиянең тышкы сәясәтендә алдынгы урында тора.

Чыгышы ахырында Рөстәм Миңнеханов Форумда катнашучыларны Казанга чакырды. “Чын күңелдән сезне 2018 елның 10-12 майенда узачак 10 нчы юбилей “Казансаммит” икътисадый форумына чакырам, анда Россия белән ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре карала”, – диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100