news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисади форумында катнашу өчен Давоска килде

Татарстан Президенты форумны ачу тантанасында һәм берничә сессия эшендә катнашачак.

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисади форумында катнашу өчен Давоска килде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисади форумында катнашу өчен Швейцариянең Давос шәһәренә килде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар чакыруы буенча Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе ИкътисадиИкът үсеш министры Максим Орешкин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составына керә. Быел форумның төп темасы — 4нче сәнәгать революциясе чорында глобальләшү һәм хезмәттәшлек.

Бүген Татарстан Президенты форумны ачу тантанасында, ә алга таба берничә сессия эшендә катнашачак. Республика башлыгы катнашында глобальләшү, энергиянең альтернатив чыганакларын, цифрлы икътисадны һәм глобаль инфраструктура проектларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла. Кайбер сессияләр Россиягә һәм аның хәзерге дөньяда тоткан роленә багышланачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов кайбер чит ил предприятиеләре вәкилләре белән очрашачак.

Бөтендөнья икътисади форумы Давоста 110 илдән 3 меңнән артык катнашучыны җыячак. Алар - дәүләт башлыклары һәм эре бизнес вәкилләре. 

news_right_1
news_right_2
news_bot