news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисади форумы сессияләрендә катнашты

«Энергитика геоикътисады» сессиясендә катнашучылар геосәясәттәге үзгәрешләренең энергетика базарларына йогынтысы буенча фикер алыштылар

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисади форумының ике сессиясендә катнашты.

«Энергитика геоикътисады» сессиясендә катнашучылар геосәясәттәге үзгәрешләренең энергетика базарларына йогынтысы буенча фикер алыштылар. Сессия спикерлары арасында Россия Федерациясе вице-премьеры Аркадий Дворкович та чыгыш ясады. Ул белдергәнчә, нефтькә бәяләр түбән булганда да, нәтиҗәлелекне арттырган очракта, табыш алырга мөмкин, Россия шул юнәлештә бара.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Бөтендөнья финанс тотрыклылыгы» дискуссиясендә катнашты, анда кризистан соңгы икътисади реформаларның бөтендөнья финанс системасы тотрыклылыгына йогынтысы буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.                                          

news_right_1
news_right_2
news_bot