news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкы җитәкчелеге белән очрашты
Очрашуда Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Халыкара төзекләндерү һәм үсеш банкы арасында ниятләр турындагы беркетмәгә кул куелды
Скопировать ссылку
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья банкының Россия буенча директоры Клаус Роланд һәм Бөтендөнья банкының Аргентина буенча директоры Педро Альба белән очрашты. Очрашуда шулай ук Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Президентының дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәисә Сәхәбиева, ТР Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Мурад Гаделшин, министрлыкларның җитәкчеләре катнашты.
Министрлар Кабинеты аппаратының икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән идарә итү бүлеге башлыгы Руслан Шакиров белдерүенчә, очрашуда Татарстан Республикасының Бөтендөнья банкы белән хезмәттәшлек итүнең актуаль мәсьәләләре һәм мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары каралды. Төрле проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре буенча фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Бөтендөнья банкы төркеменә кергән Халыкара төзекләндерү һәм үсеш банкы арасында ниятләр турындагы беркетмәгә кул куелды.
Беркетмәдә 2015 елга кадәр Татарстан Республикасы белән Халыкара төзекләндерү һәм үсеш банкының стратегик партнерлыгы турындагы меморандумда һәм 2009 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев белән Клаус Роланд очрашу нәтиҗәләре буенча имзаланган беркетмәдә билгеләнгән хезмәттәшлек юнәлешләрен гамәлгә ашыру максатыннан яклар 2010 ел дәвамында аерым килешүләргә кул кую турында килешкәннәр. Беркетмәгә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Бөтендөнья банкының Россия буенча директоры Клаус Роланд кул куйды.
2010 елның 22 февраленнән башлап, Бөтендөнья банкының Россия буенча директоры Клаус Роланд Бөтендөнья банкының Кытай буенча директоры вазыйфасын башкара башлый, ә 2010 елның 15 мартыннан Бөтендөнья банкының Аргентина буенча директоры Педро Альба Бөтендөнья банкының Россия буенча директоры булачагын да билгеләп үтәргә кирәк, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot