news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнда Стивен Сигал белән очрашты

Татарстан Президенты танылган Америка актеры белән төшкән фотосын Instagram’дагы битендә урнаштырган.

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Эшлекле сәфәр белән Бәһрәйн Корольлегендә булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танылган Америка актеры Стивен Сигал белән очрашты.

“Россия Федерациясе гражданины Стивен Сигал белән”, – дип язган Татарстан лидеры Instagram’дагы битендә урнаштырган рәсем астына. Һәм бу чынлап та шулай: гражданлык бирелү турындагы указ Россия Президенты тарафыннан 2016 елның 3 ноябрендә имзаланган, ә паспортны Владимир Путин кулыннан актер шул ук айның 25ендә алган.

Рөстәм Миңнеханов һәм Стивен Сигалны элеккеге танышлар дисәк тә була. 2016 елның көзендә алар Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халык уеннарында очрашкан иде. Шул ук елны декабрь аенда актер Казанга килде. Ул вакытта Татарстан Президенты социаль челтәрләрдәге язылучыларының берсе соравына Сигалның республикабыз башкаласына күчеп килергә җыенуын җавап итеп язган иде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Стивен Сигал кичә дусларча әңгәмә корып, кичке ашта булды. Бик тиздән Голливуд йолдызының туган көне – артист 1952 елның 10 апрелендә туган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot