Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн ислам банкы җитәкчесен Татарстанга чакырды
Рөстәм Миңнеханов Хәсән Әмин Джаррарга Татарстанның икътисади потенциалы турында сөйләде.
(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн ислам банкының башкаручы директоры Хәсән Әмин Джаррарга “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” халыкара икътисади саммит турында сөйләде һәм быел анда катнашырга чакырды.
Ул Татарстанга киләчәген белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Бәһрәйн Корольлегендәге эшлекле визиты кысаларында узды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Хәсән Әмин Джаррарга Татарстанның икътисади потенциалы, ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча республика сынау төбәге булуы турында сөйләде. Бу өлкәдә хезмәттәшлек өчен яхшы мөмкинлекләр бар, диде ул. Ислам үсеш банкы белән хезмәттәшлек, Россия Саклык банкы һәм Ислам үсеш банкы белән бергә Россия ислам икътисад үзәге булдыру мөмкинлеге турында әйтте.

Хәсән Әмин Джаррар үзе палестин булуы, әмма аның бабайлары татар нәселеннән булган дигән хәбәрләр булуын билгеләп үтте.
Бәһрәйн ислам банкы – ул корольлектә беренче ислам банкы. Ул Бәхрәйн Үзәк банкы күзәтчелегендә эшли һәм Бәһрәйн биржа фондына теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз