Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйнгә эшлекле сәфәр кылачак
Татарстан Республикасы Президенты Бәхрәйн короле гаиләсе вәкиле Шәех Хамад бен Ибраһим Әл Хәлифә белән сөйләшүләр уздырырга планлаштыра.
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйнгә сәфәр кылырга планлаштыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бәхрәйн Корольлегенә эш сәфәре планлаштырыла», - диделәр матбугат хезмәтендә.
«Татар-информ»га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Бәхрәйн Халыкара инвестицион паркында булырга планлаштыра, шуннан соң аның Шәех Хамад бен Ибраһим Әл Хәлифә белән очрашуы көтелә.
Очрашуда Бәхрәйн һәм Татарстан арасында товар әйләнеше күләмен стабильләштерү һәм арттыру, ислам банкингын үстерү, «Россия – Ислам дөньясы»стратегик караш төркеме линиясе буенча эш турында фикер алышачаклар. Татарстан, Бәхрәйн һәм Россия арасында халыкара хезмәттәшлекне үстерү программасы кысаларында, 2016 елдан бирле Бәхрәйн белән эшлекле элемтәләр урнаштыра.
Эшлекле элемтәләрне үстерү өчен нефть химиясе өлкәсендә технологияләр алмашу, Татарстаннан Бәхрәйнга машина төзелеше продукциясен озату, «хәләл» яшәү рәвеше һәм ислам финанслары өлкәсендә, шулай ук фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек перспектив юнәлешләр булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз