news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Корольлегенә эш сәфәре белән килде

Биредә Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Халыкара инвестицион паркында булачак, әлеге мәйданчык эшчәнлеге һәм резидент компанияләр белән танышачак.

Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Корольлегенә эш сәфәре белән килде
tatarstan.ru

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Корольлегенә эш сәфәре белән килде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәхрәйндә (Манама шәһәре) Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн Халыкара инвестицион паркында булачак, әлеге мәйданчык эшчәнлеге һәм резидент компанияләр белән танышачак.

«Татар-информ»га Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Бәхрәйн Халыкара инвестицион паркында булырга планлаштыра, шуннан соң аның Шәех Хамад бен Ибраһим Әл Хәлифә белән очрашуы көтелә.

Рөстәм Миңнеханов Сахир автодромында «Формула-1» классында автоузышлар буенча дөнья чемпионаты этабын караячак. Ул анда Бәхрәйн короле Хамад бен Иса Әл Хәлифнең шәхси чакыруы буенча бара. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100