Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйн короле чакыруы буенча «Формула-1» Гран-приена барачак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйнгә эшлекле сәфәргә бара.
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахир автодромында «Формула-1» классында автоузышлар буенча дөнья чемпионаты этабын караячак. Ул анда Бәхрәйн короле Хамад бен Иса Әл Хәлифнең шәхси чакыруы буенча бара. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президентының эш планында Бәхрәйн эшлекле даирәләре вәкилләре белән берничә очрашу бар. «Татарстан Президенты Бәхрәйн короле чакыруы буенча «Формула-1» Гран-приен карарга планлаштыра. Рөстәм Миңнеханов Бәхрәйнгә беренче ел гына килми, бу формат Бәхрәйн эшлекле даирә белән очрашу һәм яңа коммуникацияләр урнаштыру өчен кулланыла», — диде Галимова.
Татарстан Бәхрәйн һәм Россия арасында халыкара хезмәттәшлекне үстерү программасы кысаларында 2016 елдан бирле Бәхрәйн белән эшлекле элемтәләр урнаштыра. Эшлекле элемтәләрне үстерү өчен перспектив юнәлешләр булып машина төзелеше һәм нефть химиясе, шулай ук фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм туризм өлкәләре тора.
Татарстан һәм Бәхрәйн «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча актив хезмәттәшлек итә, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
- Бәхрәйн корольлеге «Формула-1» тарихында беренче тапкыр Урта Көнчыгышта уза торган Гран-при үткәрү урыны булды. Биредә автоузышлар 2004 елдан бирле үткәрелә һәм гадәттәгечә бөтен дөньядан җанатарларны җыя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз