Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов бүген Үзбәкстан Генконсулы белән очрашачак
2017 елның сентябрендә Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиёев белән сөйләшкәннән соң, Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы эшлекле элемтәләр активлашты.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәретдин Насрыев белән ике яклы элемтәләрне үстерү турында сөйләшүләр үткәрәчәк. Республика җитәкчесенең планнарында шулай ук «Татнефть» директорлар советын үткәрү бар. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстанның Төрекмәнстан һәм Казахстан кебек илләр белән тыгыз дустанә мөнәсәбәтләре урнаштырылган, шулай ук хезмәттәшлек моделен Үзбәкстан белән дә үстерергә телибез», – диде Галимова. Ул 21 февральдә Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендә шушы илнең Премьер-министры урынбасары Ачилбай Раматов җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясен кабул итүен искә төшерде.
Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, 2018 елда актив эш нәтиҗәсендә Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 57 процентка арткан һәм 146 млн АКШ долларын тәшкил иткән.
«Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы эшлекле элемтәләр Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиёев белән 2017 елның сентябрендә сөйләшкәннән соң активлашты, Үзбәкстан Президенты делегацияләр алмашуда кызыксынуын белдерде», – дип аңлатты «Татар-информ» әңгәмәдәше.
Рөстәм Миңнехановның эш графигында бүген шулай ук «Татнефть» директорлар советын үткәрү дә бар. Анда компания эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алышачаклар. Моннан тыш, республика җитәкчесе Татарстан Президентының кадрлар резервында катнашучылар белән очрашуы планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз