news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов бүген Сергей Кобзев белән очрашты

“Россия тимер юллары” ААҖ генераль директоры урынбасары - баш инженер белән очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясендә узды.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Россия тимер юллары” ААҖ генераль директоры урынбасары - баш инженер Сергей Кобзев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясендә узды.

Очрашуда шулай ук Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты. Яклар төбәктә тимер юл транспорты үсеше перспективалары буенча фикер алышты. Моннан тыш, Юдино станциясе һәм шул исемдәге торак бистәсе барлыкка килүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре дә кузгатылды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot