news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов бүген гомуми бәясе 1,5 млрд сумлык ике инвестицион проектны карады

22 августта Татарстан Президенты «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә 4 яңа завод ачылышында катнашты.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Алабуга» МИЗ күзәтчелек советы утырышында гомуми бәясе 1,5 млрд сумлык ике инвестицион проектны карады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күзәтчелек советы әгъзалары яңа резидент «Русский Воск» компаниясенең проектын хупладылар. Аны «Технониколь» корпорациясен гамәлгә куючы Игорь Рыбаков финанслый. Проект буенча, компания елына 9522 тоннага якын полиэтилен воск җитештерүне оештырырга планлаштыра.

Шулай ук утырышта 2014 елдан икътисадый зонада эшләүче «Джошкуноз-Алабуга» ягыннан инвестицияләр күләмен арттыру турында килештеләр. Шулай итеп, инвестицияләр күләме бизнес–планда күрсәтелгән 2,2 млрд сумнан 3,5 млрд сумга кадәр арттырылды.

Татарстан Президенты «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә 4 яңа завод ачылышында катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot