news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов бүген эш буенча Әлмәт шәһәренә бара

Республиканың нефть башкаласында Татарстан Президенты Әлмәт дәүләт нефть институты оешуының 60 еллыгы уңаеннан әзерләнгән тантанада катнашырга җыена.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш буенча республиканың нефть башкаласына барырга планлаштырган. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында мәгълүмат бирелгән.

Көннең икенче яртысында анда Татарстан Президенты ике киңәшмә уздыра. Башта “Татнефть” ГАҖ Директорлар советы утырышы була, бераздан Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрә. Анда елның 9 аенда башкарылган эшләргә йомгак ясала һәм 2016 ел ахырына кадәр булган бурыч-максатлар турында сүз алып барыла.

Кичкә таба Татарстан Президентын Әлмәт дәүләт нефть институтында көтәләр. Әлеге югары уку йорты үзенең 60 еллыгын бәйрәм итә, һәм шул уңайдан тантаналы чара була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100