news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: “Бүген безнең өчен сату базарларын һәм эш урыннарын саклап калу аеруча мөһим”

Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында катнашты

  (Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 2014 елда Татарстан Республикасы җыелма төбәк продукты күләме 1,631 трлн сум тәшкил итте, төп капиталга инвестицияләр күләме – 542 млрд сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы коллегияләренең уртак утырышында хәбәр итте, дип белдерелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чара «Казан моторлар төзү берләшмәсе» ААҖ мәйданчыгында узды һәм 2014 елда Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү йомгакларына һәм 2015 елга бурычларга багышланды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2014 ел йомгаклары буенча хәзерге икътисадый шартларда тышкы сәүдә әйләнеше кимеде.

Авыл хуҗалыгы продукциясенең җыелма производствосы 2014 елда 189 млрд сум тәшкил итте, үсеш 2,3 процент, төзелеш эшләре күләме 266 млрд сум.
2015 гыйнварында сәнәгать җитештерүе индексы республикада – 99 процент, бу борчуга сала, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Икътисадый санкцияләр, валюталар курсы тирбәлү, нефтькә бөтендөнья бәяләре төшү – болар барысы да федераль бюджетта чагыла, һәм төбәкләргә дә аның шаукымы кагыла, дип саный Татарстан Президенты, бу кыенлыкларга карамастан, эшләргә, икътисадны үстерүнең яңа юлларын эзләргә кирәк.

Кризиска каршы программалар кысаларында безнең өчен сату базарларын һәм эш урыннарын саклап калу мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бүгенге вазгыятьнең дә уңай яклары бар. Соңгы вакытта 36 млрд сумлык  6 яңа инвестицион проект буенча тәкъдимнәр каралды һәм хупланды, алар «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә гамәлгә ашырылырга мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, ул искәрткәнчә, бүген Казанда яңа производство ачылды – "Ledel" диодлы яктырткычлар җитештерү заводының икенче чираты сафка басты.

Йомгаклау коллегиясе утырышында төп нотык белән ТР Премьер-министры урынбасары -  ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм ТР икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады .

Чара азагында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән «Россия технологик үсеш фонды» ФДАУ арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды. Имзаларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия технологик үсеш фонды директоры вазыйфаларын башкаручы Евгений Торкановский куйды.

Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов нотыгы белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/info.php?id=641989

news_right_1
news_right_2
news_bot