Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов бүген Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак
Очрашу "Башкортстан" дәүләт концерт залының кече залында була.
(Уфа, 17 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашачак. Бу чара рәсми программага кергән.
Очрашу "Башкортстан" дәүләт концерт залының кече залында 18 сәгатьтә башланачак, ул ярты сәгать дәвам итәр дип көтелә.
Башкортстанның төрле районнарыннан 200гә якын кеше җыелачак.
- 2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Башкортстан халкының 25,4% - татарлар (29,5% - башкортлар).
Башкортстанда унлап татар иҗтимагый оешмасы эшли, шул исәптән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы бүлеге, Башкортостан республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, Башкорстандагы татар авыллары ассоциациясе, "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстандагы бүлеге һ.б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз