news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Бүген барлык мөмкинлекләребезне бергә тупларга кирәк"

ТР Хөкүмәте йортында 2014 елның 9 аена республика консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенә нәтиҗәләр чыгарылды

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). 2014 елның 9 аена республика консолидацияләнгән бюджетына 154 миллиард сум акча кергән, шул исәптән салым һәм салымныкы  булмаган табыш - 133 миллиард сумнан артык. Финанс, казначылык һәм салым органнары республика киңәшмәсендә чыгыш ясап, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин әнә шундый саннарны атап узды. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә 2014 елның гыйнвар-сентябрь ае нәтиҗәләре тикшерелде.

Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

ТР Финанс министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2014 елның гыйнвар-сентябрь аенда республика бюджетына 109 миллиард сум күләмендә салым һәм салымныкы булмаган керем күчкән. План 79,3 процентка үтәлгән. Җирле бюджетларга барлыгы 24,7 миллиард сум күләмендә табыш кергән, бу еллык планга карата 74 процент дигән сүз. ТР бюджетына кергән табышка салым 43,8 миллиард сум булган. Республика консолидацияләнгән бюджетына 14,2 миллиард сум күләмендә акцизлар килеп ирешкән.

"Акцизлар туплау буенча уңай динамика күзәтелсә дә, нефть продуктларына акцизлар кими, һәм шуңа бәйле рәвештә план үтәлми. Нефть продуктларына акцизларның республика һәм муниципаль юл фондларын формалаштыру чыганак булуын исәпкә алганда, бу бик тә мөһим", - дип ассызыклады министр.

Җирле бюджетларга 4,9 миллиард сумлык җир салымы кергән. Еллык план 81 процентка үтәлгән. Шул ук вакытта, Р.Гайзатуллин сүзләренчә, 13 районда күрсәткеч 70 һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән, 5 районда, узган ел белән чагыштырган вакытта, җир салымы кимегән.

Республика консолидацияләнгән бюджетына 10,6 миллиард сумлык салымныкы булмаган керем килеп ирешкән. ТР консолидацияләнгән бюджеты чыгымнары - 157,2 миллиард, республика бюджетыныкы 137,8 миллиард сум тәшкил иткән. 2014 елның 9 аенда җирле бюджетлар чыгымнары, бюджетара трансфертларны да истә тотып, 48,1 миллаирд сум булган. 

Радик Гайзатуллин искәрткәнчә, 3 октябрь көнне Татарстан Президенты республика Дәүләт Советына 2015 елга һәм 2016 һәм 2017 еллар планлы чорына ТР бюджеты турындагы закон проектын кертте. Бюджетта акча җитешмәү 2015 елдагы 5,4 миллиард сумнан 2017 елда 13,9 миллиард сумга кадәр артыр дип фаразлана.

"Бүгенге көнге саннар, кызганычка каршы, үзгәрергә дә мөмкин. Бездә физик затлар табышлары буенча үсеш тизлеге 113 процент булса, быел - 106,5. Динамика начарлана", - дип ассызыклады ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап. Ул, аерым алганда, физик затлар табышына салым җыю буенча динамика начарланганны белдерде. Әйтик, республиканың 13 районында әлеге салымны җыю планы нибары 70 процентка үтәлгән. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу шул исәптән, "конвертта" акча түләүләргә дә бәйле, бу уңайдан тикшерү һәм хокук саклау органнары эшләрен көчәйтергә тиеш. 

"Бүгенге көндә барлык мөмкинлекләребезне бергә тупларга кирәк. Без килештергән фаразлы күрсәткечләр үтәлергә тиеш. Бездә башка чыганаклар юк", - дип ассызыклады ахырда ТР Президенты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100