news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә "Татарстан нефть саммиты-2018" пленар утырышында катнаша

Пленар утырышта нефть тармагының 2019 елга планнары, төп эш юнәлешләре билгеләнәчәк.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Бүген президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татарстан нефть саммиты-2018" үткәрелә. Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышачаклар.

Бөгелмәгә килгәч, башта республика җитәкчесе Татарстан нефтьчеләре оештырган күргәзмәне караячак. Аннан соң саммитның пленар утырышы башлана.

Республиканың узган елгы нефть-газ секторы торышына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, “Татнефть” оешмасы генераль директоры Наил Маганов һәм тармак ветераны Рәшит Фаткуллин бәя бирәчәк.

Пленар утырышта тармакның 2019 елга планнары, төп эш юнәлешләре билгеләнәчәк. Көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу уздырылачак. Сөйләшүгә Рөстәм Миңнеханов нәтиҗә ясаячак.

Саммитта Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылачак, корпорация котлаулары булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot