news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә газ өчен бурычларны түләттерү мәсьәләсен хәл итәргә кушты

“Психоз булдыру кирәкми”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә газ өчен бурычларны түләттерү мәсьәләсен хәл итәргә кушты
president.tatarstan.ru

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә газ өчен бурычларны түләттерү эшенә җитди карарга кушты. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2017-2018 елгы ягу чорында предприятиеләр эшенә нәтиҗә ясау һәм киләсе ягу сезонына әзерлеккә багышланган киңәшмәдә белдерде.

Премьер-министр Алексей Песошин соңгы дүрт елда Татарстанда газ өчен түләү буенча бурычлар кимегәнен билгеләп узды. Ләкин аның сүзләреннән кайбер муниципаль берәмлекләрнең “кара” исемлектә булуы ачыкланды. Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесенең 28 майга 97,5 млн сум күләмендә бурычы җыелган. Бөгелмәдә ягу чорына әзерлек турында хисап белән Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров чыгыш ясады.

Ул “Газпром Межрегион Казан”нан ай саен Арбитраж судка Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесеннән (“Бөгелмә ПТС” ААҖ) газ өчен бурычны кайтарту турында дәгъва килүен белдерде. Нәтиҗәдә, пени суммасын исәпкә алып, предприятиенең бурычы 1,1 млн сумга артканын әйтте. Линар Закиров әйтүенчә, җылылык энергиясе өчен кулланучыларның бурычларын түләттерү мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Аның сүзләренчә, халыкның төп бурычы 2018 елның 30 маена 167 млн сум тәшкил итә. “Халыкның бурычын киметү максатыннан, идарәче компанияләр, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар фатирларга йөри. Фатирларда җылылыктан, кайнар судан аералар. Бурычлар суд тәртибендә түләттерелә. Халыкның күпчелек өлеше дәгъва гаризасы килгәч кенә түли башлый. Ел башыннан суд приставлары хезмәте аша 6 млн сум акча күчте”, - дип белдерде.

Линар Закиров челтәрләр таушалуы беренче урында торучы проблема булуын билгеләп узды. “Җылылык белән тәэминат системаларының таушалганлыгы 80 процентны тәшкил итә. Таушалган җиһазларны ремонтлауга мөмкинлекләр юк”, - дип инвесторлар кирәклеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов бурычларны реструктуризацияләү турында карар бармы-юкмы икәнлеге белән кызыксынды. Ул, шулай ук, Бөгелмәдә быелгы ягу чорында бурычларның 12 млн сумга артканына гаҗәпләнүен белдерде.

Президент район башлыгына бурычларны җыю буенча эшне җанландырырга “Арбитраж суды аша гына әллә нәрсәләр белән шөгыльләнмәгез. Анда бит кешеләр яши. Бурычлылар буенча карарга кирәк. Суд приставлары хезмәтен дә кушаргадыр, бәлки”, - дип халыктан бурычны кайтарту буенча җитди эшләргә күрсәтмә бирде. “Ай саен Бөгелмәнең бурычы 12 млн сумга үскән икән, димәк, сез җиренә җиткереп эшләмисез”, - диде. Район башлыгы, бурыч пени хисабына шулай арта, дип акланды.

Алексей Песошин бурычларны үстермәү юнәлешендә җитди эшләргә тиешлекләрен билгеләп узды. “Бергәләп утырып конструктив сөйләшү уздырыгыз. Психоз булдырмагыз. Без дә бурычлар түләнүен телибез. Партнерларча эшләргә кирәк. Бурычларны түләттерү буенча суд приставларының да актив булуын сорар идем. Кулланган ресурслар өчен беркемнең дә түләми калдырырга хакы юк”, - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot