news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «Бөек Идел юлы» проекты «Россиянең Алтын боҗрасы»на тиң була

Идел елгасы буйлап уза торган маршрут Идел буе федераль округының 14 субъекты аша узачак.

Рөстәм Миңнеханов: «Бөек Идел юлы» проекты «Россиянең Алтын боҗрасы»на тиң була
Рамиль Гали

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Киләчәктә «Бөек Идел юлы» төбәкара проектын популярлык буенча «Россиянең алтын боҗрасы» белән чагыштырып булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында сөйләде.

«Без «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык проектын гамәлгә ашыруга керештек, ул дөньякүләм танылган «Россиянең Алтын боҗрасы»на тиң булачак. Проект кысаларында икедән җиде көнгә кадәрге маршрутлар эшләнде», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Маршрутлар Идел буе федераль округының 14 төбәген берләштерәчәк һәм туристларга аларның тарихи, географик, мәдәни һәм гастрономик төрлелеге белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Әмма проект уңышлы булсын өчен Идел буе федераль округы төбәкләренең эшен җайга салырга һәм хакимиятнең федераль органнары ярдәмен алырга кирәк, диде Татарстан Президенты.

Киләчәктә круиз туризмы Россиядә туризм өлкәсенең үсеш драйверы булачак, диде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100