news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Азнакай районы кырларында урып-җыю барышын карады

Татарстан Президенты «Азнакай» агрофирмасы»нда терлекчелек комплексына нигез ташы салу тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Азнакай районы кырларында урып-җыю барышын карады
tatarstan.ru

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Азнакай районы кырларында урып-җыю эшләре барышы белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнехановны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башкалар озата йөрде», - диелә хәбәрдә. Республика җитәкчесе район кырларын күктән күзәткән.

Банки-Сукаеш авылы янында «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖнең булачак терлекчелек комплексы нигезенә беренче таш салу тантанасы булды. Бу инвестиция проекты сөтчелек юнәлешендәге 2 мең башка исәпләнгән терлекчелек комплексын төзүне күздә тота. Төзелешне 2020 елның дүртенче кварталында тәмамлау планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов нигез ташы салу тантанасында сәламләү сүзендә барысын да «Агросила» компаниясенең «Азнакай» агрофирмасы»нда яңа заманча терлекчелек комплексы төзелеше башлану белән котлады.

«Яңа комплекс районны терлекчелек продукциясе белән тәэмин итүдә мөһим роль уйнаячак. Республиканың агросәнәгать комплексы өлкәсендәге уңышлары – авыл кешеләренең фидакарь хезмәте, шулай ук стратегик инвесторларның эшчәнлеге нәтиҗәсе», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары «Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖенең көзге бодай кырында Рөстәм Миңнеханов Азнакай муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм җирлекләре башлыклары белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100