news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Рөстәм Миңнеханов: “Азнакай районы – бүген алдынгыларның берсе”

ТР Президенты муниципаль берәмлек активы белән очрашты

  (Азнакай, 2 сентябрь, «Татар-информ», Резеда Шәрипова). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында муниципаль берәмлек автивы белән очрашты.

“Азнакай районы – бүген республика районнары арасында алдынгыларның берсе. Биредә юллар төзелә, социаль объектлар файдалануга тапшырыла”, - дип башлады чыгышын Татарстан Пезиденты. Ул район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның командасы һәм азнакайлылар эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Азнакай авыл хуҗалыгы, социаль-мәдәният объектлары челтәре үсеше буенча юагры нәтиҗәләргә ирешә”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Ул шәхси хуҗалыкларны һәм гаилә фермаларын үстерү ихтыяҗына игътибарны юнәлтте.

Аннары Татарстан Президенты республиканың социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләрен белдерде һәм төбәкнең ил күләмендә лаеклы урын биләвен искәртте.
“Икътисадый үсешкә килгәндә, Татарстанда аның нигезен нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче тармак, агросәнәгать комплексы, машина төзелеше тәшкил итә”, - диде республика башлыгы. Татарстанда “Татнефть” компаниясенең мөһим ролен ассызыклады һәм һәр тармак аның ягыннан зур яклау тоюын билгеләп үтте.
Миңнеханов азнакайлыларга мөрәҗәгать итеп, алда ТР Дәүләт Советына сайлаулар көтелә, дип искәртте. “Сайлау алдыннан киләчәктә зур эшләр башкарырга вәгъдә итүчеләр күп булыр, әмма без бүген башкарылган эшләр турында әйтә алабыз. Беренче чиратта, бу эшләргә республика икътисады үсеше исәбенә генә ирешеп була. Федераль һәм төбәк программаларының гамәлгә куелышы – соңгы елларда икътисади уңышлар күрсәткече. Безнең киләчәк – безнең кулларда. Әгәр үз эшебезне үзебез башкармыйбыз икән, берәү дә читтән килеп безнең өчен эшләмәячәк”, - диде ул.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин үз чыгышын ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка бөтен башлангычларда ярдәм итүе өчен рәхмәт сүзләре белдерүдән башлады.
“Бүген зур горурлык хисе белән безнең шәһәр һәм район үсеш ала, күз алдында яңартыла һәм төзекләндерелә дип әйтә алабыз. Башка тармакларда да уңай үзгәрешләр бар. Район икътисады да сизелерлек ныгыды. Бу уңышларга якташларыбыз тырышлыгы белән ирешелде, - диде ул. Безнең районның социаль-икътисадый үсеше нефтьчеләр хезмәте һәм ярдәме белән бәйле булуы да арттыру булмаячак. Бүген Азнакай бай инфраструктуралы заманча шәһәргә әйләнде. Без “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Магановка районга күрсәтелгән ярдәме өчен рәхмәтле”.

Районда республиканың мөһим программалары гамәлгә ашырыла, йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар һ.б. төзелә, дип искәртте район башлыгы.
“Соңгы елларда ирешелгән нәтиҗәләр, муниципаль районны үстерү өстенлекләре һәм юнәлешләре дөрес билгеләнгән икәнлеге күренә, - диде Марсель Шәйдуллин. – Без эшли белүебезне һәм кискен проблемаларны хәл итәргә сәләтле икәнлегебезне бер генә тапкыр исбатламадык. Киләчәктә дә халык мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә эшләвебезне дәвам итәчәкбез”.

Аннары Рөстәм Миңнеханов район халкын кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100