news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов "Азиада-2017" уеннары ачылышында катнашу өчен Ашхабадка килде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә эшлекле сәфәр белән Төрекмәнстанга килде.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Ашхабадка килде. Татарстан Президентын Ашхабад халыкара аэропортында Төрекмәнстанның Россиядәге илчесе Батыр Ниязлиев һәм “Төрекмәннефть” дәүләт концерны рәисе Дәүләтдурды Хаҗиев каршылады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәрнең төп максаты – бүген, 17 сентябрьдә,  хәрби сәнгать төрләре буенча ябык бинада уза торган V Азия (“Азиада-2017”) уеннары ачылышында катнашу. Уеннарда 62 ил спортчысы 21 спорт төре буенча көч сынашачак.

Шулай ук сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашырга ниятли.

Моңардан тыш, Татарстан Президентының эш программасында Ашхабад шәһәре спорт инфраструктурасы белән танышу да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot