Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Айда на выборы» фотомарафонында катнашты
Татарстан Президенты үзенең хатыны белән КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогында тавыш бирде.
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Айда на выборы» фотомарафонында катнашты. Республика лидеры Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42нче сайлау участогыннан фото урнаштырды.
«Мин үз тавышымны бирдем!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге фото астына.
Бүген Татарстан Президенты хатыны Гөлсинә ханым белән бергә иртәнге 10да Карл Маркс урамында урнашкан 42нче сайлау участогында тавыш бирде.
242 сайлау участогында #айданавыборы акциясе уза. Үз тавышын бирүчеләр махсус җиһазландырылган фотозоналарда фотога төшә ала.
Фотоны #айданавыборы хештэгы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга, үзең яшәгән шәһәр һәм сайлау участогы номерын күрсәтергә кирәк. Тавыш бирү (ул 20-25 март көннәрендә уза) үткәрелгәннән соң, җиңүчеләр ачыкланачак. Аларга айфон, велосипед һәм гидроскутерлар тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз