news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов авылларда шәхси торак төзү мөмкинлекләре каралачагын әйтте

«Торак төзү буенча зур программа бар, ләкин зур шәһәрләр янында гына төзесәк, бөтен кеше зур шәһәрләргә күчәчәк», - диде Президент.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авылларда шәхси торак төзү мөмкинлекләрен киңәйтү күздә тотыла. Бу мәсьәләне бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күтәрде.

«Торак төзү буенча зур программа бар, ләкин зур шәһәрләр янында гына төзесәк, бөтен кеше зур шәһәрләргә күчәчәк. Безгә җирлекләрдә эш урыннары булдырырга, шәхси торак төзелешенә ярдәм коралларын табарга кирәк. Мәсьәлә торакны дөрес төзүдә», — диде ул.

Президент кичә Кукмара, Балтач районнарында шәхси торакка ихтыяҗ зур булуын күреп кайтканын әйтте.

«Күп фатирлы йортлар булырга тиеш, ләкин индивидуаль торак белән ярдәм итәргә кирәк. Якын арада күрсәтмә бирәм. Без Мәскәүгә дә мөрәҗәгать итәчәкбез. Нәрсә эшләп булуын карарбыз. „Авыл территорияләренең комплекслы үсеше“ программасында да торак төзү каралган. Бәлки, шул программага кертеп һәм лимитларны арттырып булыр», — ди ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, авыл территорияләре шәһәрләр кебек үк матур булырга тиеш. «Анда социаль инфрастуктура да, медицина ярдәме дә булырга тиеш. Былтыр 40 программа эшләде, төп өлеше авыл хуҗалыгына юнәлеш тотты. Быел 50 программа. Авыл җирлегендә сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф программалары дәвам иттереләчәк», — диде.

Президент авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру киңәшмәләренең әһәмиятен дә билгеләп үтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100