Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Авылдан чыгып китүем тормышымда бәлки иң зур хатам булгандыр
"Авылда калган булсам, бәлки тынычрак тормыш алып барган булыр идем”, - диде Татарстан Президенты.
(Яр Чаллы, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәргә күчеп китү теләге булмавы турында әйтте. “Авылдан чыгып китүем тормышымда бәлки иң зур хатам булгандыр”, - ди ул. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Чаллының IT-паркында узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” VIII Форумның пленар утырышы вакытында ул әйтте.
Президентның бу сүзләре яшь эшмәкәр Лилия Зәитованың киләчәктә игътибар зур шәһәрләргә генә юнәләчәк дигән сүзләренә җавап булды. “Минем шәһәргә күчеп китү теләгем юк иде. Эш белән шулай килеп чыкканга күрә күчендем. Авылда калган булсам, бәлки тынычрак тормыш алып барган булыр идем”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
“Мин туган авылыма һәрвакыт кайтып килергә, андагы яшәүче кешеләргә ничек тә булса ярдәм итәргә яратам. Әлбәттә глобализация үз эшен итә. Ләкин үз җирендә эшләгән кеше, үзенең тамагын һәрвакыт туйдыра ала", - диде Татарстан Президенты.
"Шуңа күрә безгә авылларны ничек тә булса саклап калырга тырышырга кирәк. Мәскәүгә, Казанга гына китеп әллә ни эшләп булмый”, - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз