news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Авылда эш булдыру өчен шартлар тудыру мәсьәләсен хәл итәсе бар әле

«Шартлар тудырылгач, уңай нәтиҗә булса, яшьләр дә авылларда калыр иде», — диде Президент.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы булган районнарда кешеләргә нинди дә булса һөнәр белән шөгыльләнер өчен шартлар тудырырга кирәклеген әйтте.

«Авылда эшсезлек мәсьәләсен мин генә хәл итә алмыйм. Авыл хуҗалыкларына да бу мәсьәләне хәл итүе авыр. Бөтен кеше дә эшмәкәр була алмый бит. Моның өчен сәләт, батырлык кирәк. Шул ук вакытта без индустрия мәйданчыкларын төзедек, кайбер районнарда ул бик әйбәт бара. Кайбер район башлыкларының моңа игътибары җитми», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Президент сүзләренчә, шартлар тудырылгач, уңай нәтиҗә булса, яшьләр дә авылларда калыр иде. «Моның өчен бездә мөмкинлекләр бар. Кешеләргә авылда эш булдыру мәсьәләсендә безгә эшлисе эшләр күп әле», — диде ул федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100