news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов авыл һәм район башлыкларына машина ачкычлары тапшырды

Татарстан Президенты Республика көне уңаеннан муниципаль берәмлекләр арасында узган бәйге җиңүчеләрен бүләкләде.

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Александр Елисеев). Татарстан Президенты Татарстан Республикасы көне уңаеннан муниципаль районнар арасындагы республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә машина ачкычлары тапшырды. Бәйгегә барысы 200дән артык гариза кергән иде. 

“Безнең җирле үзидарәне яклау программасы бар. Әлеге программа кысаларында без һәр елны транспорт бүлеп бирәбез. Бу җирлек башлыклары мобильлеген арттыра, дәрәҗәсен күтәрә”, — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Муниципаль районнар 93 “внедорожник” алды. Казан — 4 микроавтобуслы, Чаллы 3 микроавтобуслы булды.

“Күптән түгел без бәйрәм хөрмәтенә 1010 компьютерга сертификат алган идек. Менә бүген комиссия карары нигезендә җиңүчеләрне котлыйбыз”, - диде “Татарстан муниципаль берләшмәләр берлеге” ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин.

 “Ярдәм өчен рәхмәт. Безгә газ үткәрделәр һәм бүген машина тапшыралар. Барыгызны да Татарстан Республикасы көне белән котлыйм”, - дип белдерде Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина. 

  • Республика смотр-бәйгесе 2010 елдан башлап уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot