news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов авыл клубларының нәтиҗәле эшләмәве уңаеннан шелтәсен белдерде

"Авыл мәдәният йортларында тормыш кайнарга тиеш", – ди Президент.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Авыл мәдәният йортларында тормыш кайнарга тиеш", – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә узган утырышта. Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы республикада этномәдәни инфраструктура үсеше турындагы мәсьәләгә багышланган иде.

"Соңгы елларда республикада авыл клублары төзелеше буенча эш бара. Һәр учреждениедә төгәл, системалы эш булырга тиеш. Бу мәдәният, традицияләрне күрсәтү урыны булырга тиеш, чөнки моңа зур инвестицияләр кертелә", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул мәдәният министры Айрат Сибагатуллиннан соңгы елларда ничә клуб төзелгән һәм төзекләндерелгәне турында кызыксынды. "257 яңа мәдәният йортын төзедек, 200е төзекләндерелде", – диде министр.

"Бу эшне дәвам иттерәчәкбез. Эш яңа бинада гына түгел. Анда тормыш кайнарга тиеш. Алар чын иҗтимагый үзәкләр булырга, рус, татар, чуваш һәм башка халыкларның мәдәниятләрен саклауга юнәлдерелергә, анда төрле милләтләрнең секция, түгәрәкләре эшләргә тиеш. Клуб мөдире килеп, ачып ябып китә торган яки килеп ачарга оныткан урын булырга тиеш түгел ул. Анда китапханәсе дә, яшьләр өчен тәрбияви функцияләр, башкасы да эшләргә тиеш. Безгә эш ничек барганын күзәтеп, анализлап торырга кирәк", – дип ассызыклады Президент.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, балаларга, яшьләргә тәрбия бирүне мәгариф оешмаларында гына түгел, мәдәният учреждениеләрендә дә дәвам иттерү мөһим. "Муниципалитет башлыклары белән тулы бер программа әзерләргә тиешсез. Шул ук кинофильмнар күрсәтүне оештыру һәм башка программаларны карарга кирәк. Булган инфраструктура бик үк нәтиҗәле кулланылмый дип саныйм", – дип мөрәҗәгать итте Президент министрга.

Аның әйтүенчә, инициативлы хезмәткәр булган урында гына эш кайный. "Барлык китапханәләр, заллар тулы куәтенә эшләргә тиеш", – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Айрат Сибагатуллин тагын 500дән артык клубны төзекләндерәсе калганын җиткерде. "Бу эшне кайчан төгәлләргә тиешлегебезне тәгаен билгеләргә кирәк. Заманча таләпләргә җавап бирмәгән клубларны шул таләпләргә тәңгәлләштерергә кирәк", – диде Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100