Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов авыл җирлегендә хезмәт хакы югары һәм түбән булган районнарны атады
«Хезмәт хакы ул кадрларны беркетү, эш сыйфаты икәнен аңларга тиеш», — диде Президент.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Рөстәм Миңнеханов авыл җирлегендә хезмәт хакы югары һәм түбән булган районнарны атады.
«Авылда кешене стимуллаштыру, лаеклы хезмәт хакы мөһим. Кызганыч, авыл җирлегендә хезмәт хакы түбән кала», — диде Президент ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.
Уңай мисаллар итеп, ул Мамадыш, Алабуга, Чистай районнарын санап узды. «Анда хезмәт хакы күпкә арткан, республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булса да, чагыштырмача лаеклы», — диде.
Балык Бистәсе, Әгерҗе, Кайбыч, Апас, Яңа Чишмә, Спас районнарында хезмәт хакы түбән булганын әйтте.
«Ул кешеләр каядыр акча эшләргә тиеш. Авылда көн саен эшләп, ә анда эш җиңел түгел, аена 20-25 мең сум аласың икән…Хезмәт хакы ул кадрларны беркетү, эш сыйфаты икәнен аңларга тиеш. Хезмәт хакы безнең игътибардагы сорау булырга тиеш», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз