Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгын роботлаштыручы фирманы Татарстанга чакырды
Татарстан Президенты Лондонда Британия компаниясе вәкилләре белән очрашулар уздырды.
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгын роботлаштыру белән шөгыльләнүче Precision Decisions Ltd. Британия компаниясен республикага килергә һәм уртак проектларны тормышка ашыру мөмкинлеген карарга чакырды.
Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында Татарстанның “авыл хуҗалыгын алып баруда иң яхшы дөнья тәҗрибәсенә ориентлашуын, басуларда алдынгы техника һәм инновацион технологияләр кулланырга тырышуын” билгеләп үтте, дип җиткерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Precision Decisions Ltd. роботлар хезмәтен кулланучы дөньядагы беренче Hands Free Hectare авыл хуҗалыгы фермасын төзегән. Бөртекле культуралар үстерү буенча бөтен эшләрне тракторлар һәм дроннар башкара.
2017 елда компания роботлар утырткан һәм җыеп алган 4,5 тонна арпа уңышы алган. Моннан тыш, Татарстан Президенты United Green Group инвестиция группасы җитәкчелеге белән алга таба хезмәттәшлек итү турында фикер алышты.
Группа энергетика, автосәнәгать, продукция җитештерү һәм башкалар буенча уңышлы проектлары белән билгеле. Рөстәм Миңнеханов республиканың инвестицион потенциалы һәм сәнәгать парклары турында сөйләде.
Яклар үзара хезмәттәшлекнең төрле вариантларын эшләү буенча эшче төркем булдыру турында килеште.
“Татар-информ” элек Рөстәм Миңнехановның National Geographic Partners җитәкчелеге белән Татарстан туристик потенциалын алга җибәрү турында фикер алышканлыгын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз