Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: "Авыл хуҗалыгы - безнең икътисадның төп тармагы"
Президент аграр тармакта җитештерелгән продукциянең тулай төбәк җыемының 11 процент өлеше туры килүен белдерде.
(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Соңгы елларда һава шартлары кулай булмаса да, Татарстанда потенциалны саклап кала алдык һәм лаеклы уңыш җыеп алдык", - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елгы Уңыш бәйрәменә багышланган тантанада шулай дип белдерде.
"Без шикәр чөгендеренең дә рекордлы уңышын көтәбез. 2,8 млн тоннадан артык, бәлки, 3 млн тоннага да җитәр", - дип белдерде Президент. Ул авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай җыемы буенча Татарстанның Россия Федерациясендә алдынгылар сафында, Идел буе федераль округында беренче урында булуын билгеләп үтте. "Авыл хуҗалыгы - безнең икътисадның төп тармагы. Аңа җитештерелгән продукциянең тулай төбәк җыемының 11 процент өлеше туры килә. "Безнең товар җитештерүчеләрнең продукциясе һаман көндәшлеккә сәләтле була бара", - ди Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанның терлекчелек һәм сөтчелек буенча да һәрвакыт үсеш кичерүен билгеләп узды.
"Ныклык, хезмәт сөючәнлек өчен бик зур рәхмәт. Авыр хезмәтегездә уңышлар, исәнлек-саулык! Киләчәктә дә зур җиңүләр насыйп булсын. Зур рәхмәт!" - дип котлавын җиткерде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз