news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру эшен көчәйтергә кушты

«Нинди генә эш формасы булмасын, авыл халкына ярдәм күрсәтергә кирәк», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру эшен көчәйтергә кушты
Владимир Васильев

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру эшен көчәйтергә кушты. Бу күрсәтмәне ул Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында бирде.

«Нинди генә эш формасы булмасын, авыл халкына ярдәм күрсәтергә кирәк», — диде Президент. 

Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтовның (авыл хуҗалыгы министры булган чакта) авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча авыл җирлекләрендә киңәшмәләр үткәргәнен искәртте.

«Оешкан рәвештә бу эшне алып бара идегез, пандемия дип туктатып тордык. Пандемиянең үз юлы, безнең үз юлыбыз. Бу юнәлештә эшне көчәйтүне сорар идем», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot