news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов "АвтоВАЗ" җәмгыяте президенты белән очрашты
Очрашуда илнең автомобиль төзелешен үстерү турында фикер алышынды.
Скопировать ссылку
(Казан, 29 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "АвтоВАЗ" җәмгыяте президенты Николь Мор белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортындагы эш кабинетында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "АвтоВАЗ" җәмгыяте вәкилләре дә катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Очрашуда катнашучылар илнең автомобиль төзелешен үстерү, "АвтоВАЗ" җәмгыяте продукциясен алга сөрү мәсьәләләре, машина төзелеше тармагы өчен башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алышкан.
Искәртәбез, бүген Казанда "TIAF supported by Automechanika» III халыкара автомобиль төзелеше форумы ачылды һәм Николь Мор бу форумда катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2