news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов автосәнәгатькә ярдәм итү турында Путин уздырган киңәшмәдә катнашты

Ил икътисады өчен система барлыкка китерүче предприятиеләр исемлегенә кергән «КАМАЗ» ГАҖ эшчәнлеге турында предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов автосәнәгатькә ярдәм итү турында Путин уздырган киңәшмәдә катнашты
http://tatarstan.ru/

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин Россия Президенты илдәге автомобиль сәнәгатендә вазгыять һәм коронавирус пандемиясе вакытында тармакка ярдәм итүгә багышланган Владимир Путин рәислегендә киңәшмәдә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Владимир Путин сүзләренчә, автосәнәгатьнең тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итәргә һәм барлык санитар һәм профилактик чараларны катгый үтәп продукциягә ихтыяҗны хупларга кирәк.

Россия Президенты автосәнәгатькә ярдәм итү буенча берничә карар кабул ителгән булуы турында әйтте. Шулай итеп, Россиянең 12 автопроизводствосы система барлыкка китерүче предприятиеләр исемлегенә кергән. Бу компанияләр өчен әйләнеш чараларын тулыландыруга ташламалы кредит каралган. Шулай ук федераль акчалар хисабына автомобиль техникасын сатып алу турында карар кабул ителде. Төбәк медицина учреждениеләре өчен 1,2 мең реанимобиль сатып алуга 5,2 млрд сум бүлеп бирелгән.

«Вазгыять кискен булуга карамастан, безгә автомобиль сәнәгате үсешенең стратегик юнәлешләрен күрү мөһим. Төзелеш комплексы кебек үк, автосәнәгать бөтен икътисадны торгызу өчен база, терәк секторларының берсе булырга сәләтле дип ышанам», — диде Владимир Путин.

Ил икътисады өчен система барлыкка китерүче предприятиеләр исемлегенә кертелгән «КАМАЗ» ГАҖ вазгыяте турында предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин хәбәр итте. Заводта коронавирусны профилактикалау өчен кирәкле чаралар күрелде.

Эчке ихтыяҗга ярдәм итү максатларында Сергей Когогин агымдагы елның икенче кварталында 2021 һәм 2022 елларда планлаштырылган федераль ведомстволар өчен автотехниканы алдан сатып алуны тәэмин итәргә тәкъдим итте. Шулай ук КАМАЗ генераль директоры инвестактивлыкны саклап калырга өндәде, бигрәк тә илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда. Моннан тыш, Сергей Когогин махсус техника кулланып, иҗтимагый киңлекләрдә дезинфекция үткәрергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100