news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов "Автодор" башлыгы белән Татарстан юллары турында сөйләште

Очрашу "Казан-Арена" стадионында Испания һәм Иран җыелма командалары арасында футбол матчы кысаларында узды.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов "Россия автомобиль юллары" дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах белән республикада юл-транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе турында сөйләштеләр. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу "Казан-Арена" стадионында Испания һәм Иран җыелма командалары арасында футбол матчы кысаларында узды. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты, диелгән әлеге хәбәрдә.

Моннан тыш, ТР Президенты Испания мәдәният һәм спорт министры Хосе Гирао Кабрера белән очрашкан. Хосе Гирао Кабрера Казанга Испания командасы уеныны карарга килгән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot