news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов атыш булган Казан мәктәбенә бара

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ату тавышлары яңгыраган Казанның 175нче мәктәбенә юл тотты.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Республика Президенты мәктәпкә юл тотты», - дип хәбәр итте ул.

Агентлыкка Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Гимназиягә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов килде.

«175нче гимназиядә укучыларның бер өлешен күршедәге 181нче балалар бакчасына эвакуацияләделәр. Ата-аналарның әлеге балалар бакчасына мөрәҗәгать итүен сорыйбыз», - дип искәрттеләр мэриядә. 

Казанның барлык уку йортларында да иминлек чаралары көчәйтелде, дип өстәделәр шәһәр хакимиятендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100