news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов атыш булган 175нче мәктәпнең эчен карады

Махсус хезмәт эшчеләре хәзер бина эчендә эшләүләрен дәвам итә.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус хезмәтләр белән бергә Казанның атыш булган 175 нче гимназиясе бинасына керде.

«Әйдәгез, икәү керик, мин барысын да карыйм», — диде республика Президенты.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпне карады.

Видеода мәктәп кубоклары һәм бүләкләр торган стендның җимерелеп беткәне күренә, бөтен җирдә пыяла кыйпылчыклары ята.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да мәктәп эченә керде.

Махсус хезмәт эшчеләре хәзер бина эчендә эшләүләрен дәвам итә. 


news_right_1
news_right_2
news_bot