Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов атна ахырына кадәр Мисыр һәм Туниста берничә очрашу үткәрәчәк
Татарстан Президенты Төньяк Африка илләрендә республиканың икътисади потенциалын тәкъдим итәчәк.
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу атна ахырында Төньяк Африка илләре – Мисыр һәм Туниска сәфәр кылачак. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.
«Бу атна ахырында республика Президентының Төньяк Африка илләре – Мисыр һәм Туниска визиты башлана. Мисырдагы тәүге очрашу бу якшәмбедә узачак. Сөйләшүләр югары дипломатик дәрәҗәдә узар дип көтәбез», - диде Галимова.
«Татарстан – Мисыр» эшлекле форумы сәфәрнең төп чарасы булачак.
«Татарстан гарәп республикасы белән бизнес-мөнәсәбәтләр урнаштырырга әзер. Узган елда ТР һәм Мисыр арасында тышкы сәүдә әйләнеше 22,8 миллион доллар тәшкил итте», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Рөстәм Миңнеханов Мисырдан Туниска юл тотачак. Анда «Татарстан – Тунис» эшлекле форумы узачак. Сәфәрнең максаты – ике арадагы икътисади интеграцияне үстерү, дип билгеләп үтте спикер.
Ул узган елда Татарстан һәм Тунис арасында тышкы сәүдә әйләнешенең 4,4 миллион доллар тәшкил итүен искәртте. Бу 2016 елдагы күрсәткечләрдән 4 процентка артыграк, диде Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз