news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Атилла Шүкрү Зәйбәкче җитәкчелегендә Төрек эшмәкәрләре белән очрашты

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты эш бүлмәсендә үтте.

(Казан, 29 март, “Татар-информ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Turkuaz Textile компаниясе генераль директоры Атилла Шүкрү Зәйбәкче җитәкчелегендә Төрек эшмәкәрлеге вәкилләре делегациясе белән очрашуда алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты эш бүлмәсендә үтте.

Очрашуда шулай ук Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин катнашты.

Яклар төрек партнерларына кагылышлы хезмәттәшлек һәм башка темаларга тукталды.

Искәртеп үтик, Төркия Татарстанның сәүдә-икътисади өлкәсендә хезмәттәшлек буенча әйдәп баручы партнерларының берсе. Татарстанда төрек предприятиеләре уңышлы эшли. Энергетика, машина төзелеше, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә уртак проектлар эшләнелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot