Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Atameken Business Channel Казахстан каналына интервью бирде
Татарстан Президенты Казахстан халкын башкаласы Астананың 20 еллыгы белән котлады.
(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Atameken Business Channel Казахстан каналына интервью бирде. “Мин барлык Евразия киңлеге өчен шундый мөһим булган вакыйгада катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә. Халыкара финанс үзәген ачу – бу бик истәлекле вакыйга”, - диде Татарстан Президенты.
Миңнеханов Казахстанның һәрвакытта да революцион, хәлиткеч карарлар белән аерылып торуын әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстан игътибар белән Казахстан үсешен күзәтә һәм аннан тәҗрибә үзләштерә.
Республика башлыгы Казахстан халкын Астананың 20 еллыгы белән тәбрик итте һәм “20 ел эчендә шушындый башкала булдыру – бу зур уңыш”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз