news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Астанада Назарбаев университеты эшчәнлеге белән танышты

Татарстан вәкилләре Назарбаев университеты, КФУ һәм “Иннополис” университетының академик күрсәткечләренең чагыштырма анализы белән кызыксынды.

(Казан, 4 июль, “Татар-информ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага эш сәфәре вакытында Назарбаев университеты эшчәнлеге белән танышты. Анда студентларның иң яхшы проектлары тәкъдим ителде һәм Бизнес-кампус IТ-үзәген презентацияләделәр. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Назарбаев университеты президенты Шигео Катсу уку йорты буенча экскурсия үткәрде.

Татарстан Республикасы делегациясенә югары уку йортының фәнни юнәлешләреннән тыш, студентлар арасында социаль-тәрбияви, патриотик эшләре турында сөйләделәр, заманча җиһазланган яңа китапханәне күрсәттеләр. Татарстан вәкилләре Назарбаев университеты, Казан федераль университеты һәм “Иннополис” университетының академик күрсәткечләренең чагыштырма анализы белән кызыксынды.

Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Назарбаев университетының Мактаулы кунаклар китабында истәлекле язу калдырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot