news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Астана хакиме белән очрашты

Быел октябрь аенда Казан белән Астана арасында кардәшлек турындагы меморандумга 10 ел тула

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә көннең икенче яртысында Казакъстанга килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана шәһәре хакиме һәм хакимлек әгъзалары белән очрашты. Киң составта узган очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “КАМАЗ” ААҖ җитәкчесе Сергей Когогин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Рәисе Шамил Агеев һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Татарстан делегациясен сәламләп, Имангали Тасмагамбәтов билгеләп үткәнчә, Казакъстан һәм Татарстан халыклары элек-электән бәйле. Астана хәкиме искәрткәнчә, бу елның октябрь аенда Казан белән Астана арасында кардәшлек турындагы меморандумга 10 ел тула. 

"Бүген иртән зур бизнес-форум узды һәм анда Астанадан гына 100дән артык бизнес оешмалар катнашты, алдан килешү имзаланды, алга таба хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр яңгырады. Татарстан Республикасы – безгә кардәш республика гына түгел, ә партнер да”, - дип ассызыклады ул. 

Аннары Астана хакиме   шәһәрнең социаль-икътисади үсеше һәм гамәлгә ашырыла торган зур күләмле проектлары белән  кыскача таныштырып үтте. "Бик җитди проект - "Expo-2017"гә әзерләнү, шәһәр инфраструктура үсеше мәсьәләләрен хәл итә, аэропортны төзекләндерү эше алып барыла, яңа тимер юл вокзалын төзү башланды, ике автопарк, ТРТ системасы (тукталышсыз рельслы трамвай), энергетика комплексына бәйле бик күп проектлар бар”, - дип билгеләп узды ул. 

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Казакъстан башкаласы Астанада Татарстан көннәрен үткәрүне тәкъдим итүләре өчен рәхмәт белдерде. ТР Президенты ассызыклаганча, Имангали Тасмагамбәтов җитәкчелегендә Казакъстан башкаласы елдан-ел матурая бара, ә өч елдан соң биредә узачак "EXPO-2017" халыкара күргәзмәсе шәһәр үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Казакъстан җитәкчелегенәхезмәттәшлек итүгә уңай шартлар булдырулары өчен рәхмәт белдерде.

"Казакъстанның бүгенге көндә динамик рәвештә үсүе бик мөһим, бизнес өчен уңай шартлар булдырылган, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасына, яңа халыкара шартларны истә тотып, яңа базарлар эзләү әһәмиятле, бу юнәлештә эшне активлаштыруыбыз да бик дөрес булачак”. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казакъстан Республикасы территориясендә Татарстанның бик күп  компанияләре уңышлы эш итә, Татарстан-Казакъстан багланышлары “Татнефть” линиясе буенча үсә, шулай ук Казакъстан “КАМАЗ” ААҖ продукциясе өчен мөһим чит ил базары булып тора. 

ТР Президенты сүзләренчә, Казакъстан - Татарстанның алдынгы сәүдә-икъсади партнеры, сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турында ике яклы килешү гамәлдә (1996 елдан); Казанда Казакъстанның Генераль консуллыгы ачылды. Татарстан Президенты шулай ук күптән түгел билгеләнгән Татарстан Республикасының Казакъстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле  Рөстәм Илмир улы Тимергалиевны тәкъдим итте. 

ТР Президенты сүзләренчә, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү бик мөһим. “Без Казакъстан делегациясе “Казан – төрки дөнья башкаласы елы” ябылу тантанасында һәм “TURKVIZION” халыкара җыр конкурсы финалында катнашыр дип өметләнәбез”, - диде Президент. 

Рөстәм Миңнеханов Астананың бер урамына Казан ханбикәсе Сөембикә исемен бирүне, ә Казанның берәр скверына Астана исемен кушуны тәкъдим итте.  "Борынгыдан безнең халыклар – казакълар, татарлар - тел, дин ягыннан бик якын. Казакъстанда бик күп татар яши, безнең элемтәләрне саклап калу бик мөһим. Казакъстанда “Татарстан көннәре” кысаларындагы чаралар программасы күбесенә ошар һәм безнең ватандашларга аралашырга ярдәм итәр”, - дип саный Татарстан Президенты. 

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.      

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100