news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Астана» финанс үзәген ачу тантанасында мактаулы кунакларның берсе булды

«Астана» халыкара финанс үзәген тәкъдим итү тантанасын Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев ачты.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Астана» халыкара финанс үзәген ачу тантанасында мактаулы кунакларның берсе булды. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мактаулы кунаклар арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд бин Зайд, әлеге илнең Премьер-министры урынбасары Шәйх Мансур бин Зайд әл-Нахайян, Ислам үсеш банкы төркеме Президенты Бандар Хәҗәр, Ефәк юлы фонды Президенты Ван Янчжи, шулай ук дөньяның «J.P. Morgan Chase International», «Boston Consulting Group», «NASDAQ» һ.б. зур финанс институтлары җитәкчеләре һәм вәкилләре бар иде.

«Астана» халыкара финанс үзәген тәкъдим итү тантанасын Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев ачты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot