news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хәзер Covid-19 пандемиясе чорында аларга аеруча зур хезмәт йөкләнә.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 28 апрельдә, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Хәзер Covid-19 пандемиясе чорында аларга аеруча зур хезмәт йөкләнә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искәртте.

Котлау республика җитәкчесенең  Instagram сәхифәсендә чыкты.

«Барлык ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Бүген — пандемия шартларында — сезгә йөкләнеш аеруча зур. Һәр мизгелдә ярдәмгә килергә әзер торганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Бик зур рәхмәт! Үзегезне саклагыз!» — диелә постта.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәре көне озак вакытлар рәсми төстә бәйрәм саналмады. Ул бары тик 2020 елда гына, Россия Президенты Владимир Путинның тиешле карары имзаланып, расланды.

«Нәкъ менә шушы көнне һөнәри бәйрәм көне итеп кую дөрес булыр иде дип уйлыйм», — дип искәртте ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100