news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов - Ашхабадта

Татарстан Президентының Төрекмәнстанга ике көнлек сәфәре минутларына кадәр исәпкә алып планлаштырылган.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш буенча кыска вакытлы сәфәр белән Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадка килеп җитте.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Сапармурат Төрекмәнбаши исемендәге аэропортта аны РФның шушы илдәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Александр Блохин һәм Төрекмәнстанның Спорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тойли Камеков каршы алган.

Татарстан лидерының Төрекмәнстанга ике көнлек сәфәре минутларына кадәр исәпкә алып планлаштырылган. Бүген Рөстәм Миңнеханов Милли-мәдәни үзәкнең Мукамнар сараенда Татарстан көннәре башлану тантанасында катнаша, анда Татарстан сәнгать осталары концерты була.

11 октябрь иртәсендә Татарстан һәм Төрекмәнстан Президентлары – Рөстәм Миңнеханов белән Гурбангулы Бердымөхәммәдов очраша. “Огузхан” сарайлар комплексында булачак очрашуда Татарстан белән Төрекмәнстан хөкүмәтләренең сәүдә-икътисад, фән-техника, мәдәният-гуманитар өлкәләр, башка юнәлешләрдә хезмәттәшлеген арттыру мәсьәләләрендә сөйләшүләр алып барылыр дип көтелә. Аннары ТР Президенты Сәүдә-икътисад палатасында илнең икътисади казанышлары күргәзмәсен ачуда катнаша. Ул Төрекмәнстанның бәйсезлегенә 25 ел тулуга багышлап оештырылган.

Россиянең Ашхабадтагы илчелелегенең яңа бинасында Татарстан Президенты җитәкчелегендәге республика делегациясе РФның Төрекмәнстандагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе белән очраша.

Көннең икенче яртысында Ашхабадның “Йылдыз” кунакханәсе биләмәләрендә Төрекмәнстан-Татарстан форумы эшли башлый. Рәсми өлештән тыш, Төрекмәнстанның эшлекле даирәләре белән очрашулар уздыру күздә тотыла. Биредә сөйләшүләрнең төп темасы алга таба хезмәттәшлекне үстерү тирәсендә барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100