Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Армавир халкын шәһәренең 180 еллыгы белән котлады
Татарстан Президенты Армавирны Краснодар краеның һәм Россиянең бизәге дип атады.
(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Армавир хакимиятен һәм биредә яшәүчеләрне шәһәрнең 180 еллыгы белән котлады. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Котлау телеграммасы шәһәр башлыгы Андрей Харченко һәм Армавир Шәһәр думасы рәисе Александр Поляковка юлланган.
“Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән сезне һәм Армавир халкын шәһәрнең 180 еллыгы белән тәбриклим”, - диелгән котлау телеграммасында.
Рөстәм Миңнеханов Армавир шәһәренең Краснодар краеның һәм Россиянең бизәге дип атады. Шәһәр халкы үзенең туган төбәгенә бирелгән, “тормыш өчен, социаль-икътисади, сәнәгать потенциалын үстерү өчен уңайлы шартлар булдыра”, дигән ул.
Татарстан Президенты Армавир халкына матур бәйрәм, ә шәһәргә уңышлар һәм ныклы үсеш теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз