Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры белән очрашуында катнашты
Рөстәм Миңнехановның Япониягә сәфәре дәвам итә.
(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Япониядә эш сәфәре вакытында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры Синдзо Абэ белән очрашуында катнашты. Очрашу “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” халыкара форумы (STS-форум) кысаларында булды. Бу хакта ТАСС материалларына сылтама белән Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яклар ике яклы багланышлар буенча икътисади, шулай ук халыкара мәсьәләләрдә фикер алышты. Япония ягыннан очрашуда Россия белән Икътисади мөнәсәбәтләр өчен җаваплы итеп билгеләнгән министр – илнең Икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Хиросигэ Сэко катнашты. Россия ягыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов булды.

Аннан Россия делегациясе белән “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” халыкара форумы рәисе һәм гамәлгә куючысы Кодзи Оми очрашуы узды. 2004 елда ул “Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр” (коммецияле булмаган оешма) халыкара форумына галимнәр, сәясәтчеләр, эшмәкәрләр һәм журналистлар арасында бөтендөнья челтәрен булдыру максатыннан нигез салган.
Кодзи Оми әфәндегә Россия делегациясен тәкъдим иткәндә, Аркадий Дворкович: "Инвесторлардан кайда эшләргә яхшырак дип сораганда, беренче чиратта Татарстан һәм Калуга өлкәсе диләр”, – дип билгеләп үтте.

Шулай ук Аркадий Дворкович Япон җанатарларын Россиядә 2018 елда футбол буенча узачак дөнья чемпионатына (Казан 6 матчны кабул итәчәк) чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз